2019 елның 27 ноябрендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мәйданында «Музей – белем мәйданы» Республика фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышы булып узды.

Секция утырышының эшлекле исеме – «Вербаль һәм интерактив аралашу мәйданы буларак әдәби музей». Фәнни-гамәли конференциядә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган 62 мөгаллим катнашты, фикер алышты.

Утырыш «Милли вербаль аралашу мәйданы буларак музей: буыннар диалогы һәм интерактив мәдәнияте» дип исемләнгән докладтан һәм презентациядән башланды. Аны Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Луиза Николай кызы Шарова (Луиза Янсуар) уздырды.

Катнашучыларга музейның өлкән фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Рәшит кызы Җиһангирова «Милли тәрбия мәйданы буларак әдәби музей экспозициясе», Нурия Мидхәт кызы Мифтахетдинова «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры экспозициясендә әлифба» дигән доклад һәм музей дәресе презентацияләре тәкъдир итте.

Интерактив форматта музейның проектлар кураторы Айгөл Айрат кызы Абдрахманова «Әбүгалисина» интеллектуаль уены, Луиза Николай кызы Шарова (Луиза Янсуар) Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча сторителлинг уздырды.

Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры музее белән актив хезмәттәшлектә булган «Баласити» Кембридж халыкара мәктәбе һәм полилингваль балалар бакчасы педагогы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова  Балалар бүлмәсендә уздырган дәресләр буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты, балаларны татар сөйләм теленә өйрәтү буенча үзенчәлекле күнекмәләр тәкъдим итте.

Секция утырышында катнашучы мөгаллимнәр Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры  экспозицияләре белән танышты.