Кичә, 18 май, Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганнары белән очрашу булып узды. Ул Халыкара музейлар көне уңаеннан оештырылды.

Очрашу барышында музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирының тарихы белән таныштырды.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камалның туганнары – Байгилдиевлар нәселенең дәүләткә һәм милләткә хезмәт итүен билгеләп үтте.

Айдар Шәйхин фикеренчә, иҗат әһеленең мирасын сакламаган нәселләр дә була. «Күбесе туганының кем, нинди шәхес булуын оныта. Алар аның кыйммәтле ядкярләрен ташлый. Шәриф Камал очрагында ситуация бөтенләй башка. Әдипнең шәхесе, аның иҗатына игътибар акрынлап арта, бу бик сөендерә», — диде ул.

Шулай ук очрашуда хәзерге вакытта Шәриф Камалның туганнары Байгилдиевлар нәселенә багышланган җыентык, китап әзерләү процессы барганы әйтелде.

«Җыелуыбызның сәбәбе – безнең иҗади тирәлектә Шәриф Камалның туганнарын туплау. Бу эштә без музейның кадерле дусты «Болгар мирасы» Казан продюсерлык компаниясе директоры, Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймадиның оныгының улы Нәфис Байгилдиевка рәхмәтлебез. Аның активлыгы нәтиҗәсендә Татарстан хөкүмәте Шәриф Камал мәсьәләсенә игътибар итә», — диде ул.