Тукайның соңгы мәхәббәте кем булган?

Без аның турында нигә белмибез?

Бу мәхәббәт – мифмы, чынбарлыкмы?

 

«Тормыш мифларга үз төзәтмәләрен кертергә сәләтле, хакыйкать кайчан да булса тантана итәргә тиеш. 106 ел узганнан соң, мин фәкыйрегез Габдулла Тукай язмышындагы бик үк билгеле булмаган – мәхәббәте Әминә турындагы сәхифәләргә ачыклык кертергә телим», — ди Рауль Мир-Хәйдәров.

 

7 февраль көнне шагыйрьләр, язучылар, белгечләр һәм  әдәбият сөючеләр Татар китабы йортында «ШАГЫЙРЬНЕҢ СОҢГЫ МӘХӘББӘТЕ» язмасы буенча авторның үзен һәм аның оппонентларын тыңларга җыелды. Түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья Татар конгрессы һәм ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, язучылар, Тукайны өйрәнүче галимнәр, Әминә ханымның оныгы, студентлар катнашты.

 

РАУЛЬ МИР-ХӘЙДӘРОВ ИҖАТЫ ТУРЫНДА

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Актүбә шәһәренең Мартук бистәсендә туа. 1956 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Актүбә тимерьюлчылар техникумына укырга керә.

1968 елда читтән торып Ташкент политехника институтын тәмамлый. Инженер-төзүче белгечлеге алганнан соң, 1961 елдан 1980 елга кадәр Ташкент шәһәрендә төзелеш оешмаларында эшли. 1980 елда төзелеш эшен ташлый һәм төп вакытын әдәби иҗатка багышлый, профессионал язучы булып китә.

Рауль Мир-Хәйдәров «Полустанок Самсона» исемле беренче хикәясен 1971 елда яза. Шул ук елны хикәя «Родники» исемле Мәскәү альманахында һәм «Молодая Гвардия» нәшриятында басылып чыга, Бөтенсоюз радиосына яздырыла. 1975 елда Рауль Мир-Хәйдәров Яшь язучыларның VI Бөтенсоюз съездында катнаша. Съезд йомгаклары буенча аның «Голубые самосвалы» дигән икенче хикәясе «Мы – молодые» исемле Мәскәү альманахында дөнья күрә. 1976 елда «Молодая Гвардия» нәшрияты «Оренбургский платок» китабын нәшер итә.

1988 елда дәүләт структураларының югары катламында ришвәтчелек турында «Пешие прогулки» романы басылып чыкканнан соң, язучыга һөҗүм оештырыла. Ул очраклы рәвештә исән калып, гомерлеккә II группа инвалид булып кала. Шуннан соң аңа Ташкентта яшәү авырлаша, ул Мәскәү шәһәренә күченергә мәҗбүр була.

Рауль Мир-Хәйдәров илнең төп нәшриятлары – «Молодая Гвардия», «Советский писатель», «Художественная литература»да утыздан артык китап бастыра. Алар чит телләргә һәм СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителгән.

Рауль Мир-Хәйдәровның проза әсәрләре татар телендә дә дөнья күрә. Ул – СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премия лауреаты (1989), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999).

1975 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Соңгы елларда язучы Габдулла Тукайның  1911-1912 нче еллардагы тормышына караган сәхифәләрен өйрәнде һәм «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте» дигән язма әзерләде. «Ачышымның төп асылы – шагыйрьнең дөньядан гашыйк булып һәм яратылып китүен дәлилләү», — ди Рауль Мир-Хәйдәров.