Татарстанда яшәүче халыкларның үзара мәдәни багланышларын ныгыту йөзеннән Татар китабы йортында “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән чаралар циклы башланды. Циклның беренче очрашуы чуваш һәм татар әкият сөючеләрен берләштерде.

Март аенда узган чараларына килгән тамашачылар музей экспозициясе белән таныштылар, ә нәни балалар интерактив уеннар уйнады. Кунаклар татар һәм чуваш әкиятләренең үзенчәлекләре, уртак образлары, сюжет линияләре турында кызыклы мәгълүмат алды. Татар язучысы Җәвад Тәрҗемановның “Шуктуган” әкиятен исә балалар татар һәм рус телләрендә рольләргә бүлеп укыды.

Чарада Халыклар дуслыгы йорты янындагы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең чуаш укучылары төркеме катнашты.

20 нче мартта булган чарада чуаш мәдәнияте белгече Инесса Куляжева да катнашты. Ул кунакларны үз китапханәсендәге чуваш халкы этнографиясенә багышланган китаплар белән таныштырды, ата-аналарга һәм балаларга фольклор элементларының кызыклы тарихы турында лекция сөйләде.

Нурия Мифтахетдинова әзерләде.