Бүгенге заман музее – ул нинди мәйдан? Замана укытучылары белән укучыларының биредә нәрсә күрәселәре килә? Дәрестән тыш эшчәнлекне музей кысаларында ничек кызыклы, үзара баета торган һәм мавыктыргыч итеп эшләп була?

2019 елның 14 нче ноябрендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йортында) Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары узды. Семинар вакытында дәрестән тыш эшчәнлек, аны оештыру һәм үткәрү формалары, эчтәлеге, программалары турында сөйләшенде.

Татар китабы йорты хезмәткәрләре Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры кысаларында дәрестән тыш эшчәнлекне ни рәвешле оештырып булуын күрсәттеләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен бай һәм кызыклы интерактив программа тәкъдим иттеләр.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының беренче урынбасары Светлана Юрий кызы Измайлова чыгыш ясады, музей эшчәнлеге аша балаларда милли үзаңны үстерү, тәрбияләү турында фикерләре һәм тәҗрибәсе белән бүлеште.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Луиза Янсуар музейның эш стратегиясе турында сөйләде, укытучыларга Татар китабы йортының интерактив программаларын тәкъдир итте, 2019-2020 ел чаралары белән таныштырды.

Укытучыларга дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру юнәлешендә түбәндәге заманча интерактив форматлар тәкъдир ителде:

  • «Әбүгалисина» интеллектуаль уены;
  • Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча музей дәресе;
  • «Ишекләрне ач!..» әдәби квесты;
  • Экспозиция заллары буенча экскурсия-сәяхәт.

Эш барышында музей директоры Луиза Янсуар Татар китабы йортының «Һәр татар баласы укырга тиеш 100 китап» проекты белән таныштырды. Мәктәпләрнең һәм музейның үзара нинди яңа форматларда эшләп булу мөмкинлеге турында актив фикер алышынды, кызыклы тәкъдимнәр яңгырады.

 

Семинарның модераторлары һәм кураторы:

  • Луиза Николай кызы Шарова (Янсуар) – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры;
  • Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты;
  • Айгөл Айрат кызы Абдрахманова – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) проектлары кураторы.