17 майда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты буларак та билгеле) ил күләмендә уза торган «Музейлар төне» акциясенә кушыла. Акциянең быелгы темасы — Каһарманнар. Музейда әдәбиятның үткәндәге һәм хәзерге геройларына багышланган программа тәкъдим ителә.

Татар китабы йорты Ш.Камал музей-фатиры сыйфатында 1950 елда ачыла. Бу — Казанда татар шәхесенә багышлап ачылган беренче музей. 2019 елда ул реконструкция һәм реставрация эшләреннән соң татар әдәбияты тарихы музее һәм Татар китабы йорты буларак эшчәнлеген дәвам итте. Һәр елны «Музейлар төне» акциясендә Йортта татар язучылары, әдәбият һәм матбугат турында кызыклы чаралар оештырыла.

Быел әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Фатих Әмирхан әсәрләрен кычкырып укуда катнашырга, татарча шигъри слэм – шагыйрьләр бәйгесендә җан атарга, экскурсияләр тыңларга, Йорт китапханәсендә хуш исле Шәриф абый чәе белән сыйланырга чакырабыз.

Программа:

18:00 — 19:30. «Уку акты»: Фатих Әмирхан. 1907-1926

Күптән түгел Фатих Әмирхан әсәрләре җыелмасының беренче өч томы тәкъдим ителде. Анда язучының 1907—1926 елларда язылган әсәрләре тупланган. Китаплар турында сөйләве бер хәл, аларны укырга да кирәк. Әмирханнарны бигрәк тә!

Музейлар төнендә Татар китабы йортында «уку акты»н башкарырга чакырабыз. Бу чарада без Язучының биографиясеннән һәм әсәрләреннән өзекләрне бергә укырбыз. Шул рәвешле, бәлки, Фатих Әмирханның күңел дөньясына якыная алырбыз?

Өзекләр укыр өчен теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/68208d3eeb6146b50695de13/

 

20:00 — 22:00. Татарча шигъри слэм

Шигъри слэм — шагыйрьләр арасында уза торган иҗади ярыш. Тарихка күз салсак, дөньяда беренче слэм 1986 елда Чикагода узган. Аны америка шагыйре Марк Смит оештыра. Бу — академик булмаган мохиттә туган ирекле, тере шигърият. Хәзерге вакытта алар бөтен дөньяда төрле телләрдә яңгырый. Казанда рус телендә слэмнар даими үтә. Шәһәрдә татарча шигъри слэмнарның да оештырылганы бар. Беренчесен 2013 елда Гүзәл Низамова белән Язгөл Сөләйманова оештырды. Казанның татарча слэмнары төрле локацияләрдә үтте, аларда төрле буын татар шагыйрьләре катнашты. Быел, Музейлар төне уңаеннан, Татар китабы йортына татарча слэм да әйләнеп кайта!

 

Бу кичне махсус экскурсияләр дә үткәрелә:

17:00 — 18:30. Җәяүле экскурсия: «Әдәби тыл: Островский урамында сугыш еллары»

Казанның Бөек Ватан сугышы елларындагы әдәби тормышы, эвакуациядәге совет язучылары һәм фронттагы татар әдипләре хакында җәяүле экскурсия. Шәриф Камал фатирында башлана.

 

22:00 — 23:00. Төнге экскурсия

Музей урнашкан бинаның тарихы, риваятьләре, билгеле һәм билгесез каһарманнары турында экскурсия.

 

Акция вакытында музей залларына һәм ачык чараларга керү түләүсез булачак, бары экскурсияләр генә түләүле булып кала.

 

Белешмәләр өчен: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66

Социаль челтәрләр: t.me/tatbookhouse

vk.com/tatbookhouse

Адрес: Казан шәһ., Островский ур., 15 йорт.