2019 елның 1 июнендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачылды.
Ачылышка язучылар, журналистлар, редакция хезмәткәрләре, артистлар, музыкантлар һәм китап сөюче барлык кешеләр килгән иде.
Иртәнге 11:00 сәгатьтә халык өчен ишекләрен ачкан Татар китабы йорты кичке 21:00 сәгатькә кадәр нон-стоп режимында эшләде.
Балалар бүлмәсендә дә, медиүзәктә дә, типографиядә дә эш кайнады. Эскурсияләр узды. Тантаналы сүзләр әйтелде, бүләкләр ясалды.
Кичке 19:00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр кунаклар иммерсив экскурсиягә җәлеп ителде. Йортның коридорлары белән бүлмәләрендә ике гасыр шәхесләре очрашты.
Коворкинг зонасында яшь иҗатчылар җыелышты: алар иҗатлары белән уртаклашты, фикер алышты.
Хәзер Татар китабы йортының ишекләре теләгән һәркем өчен ачык.

Фотоларда:
Ачылу тантанасыннан мизгелләр.