Узган якшәмбедә Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Бу көнне лекцияләр һәм әдәби кичәләр, һәйкәлләр алдына чәчәкләр салу, репрессияләнгән затларның исемнәрен уку һәм дога кылу кебек йөзләгән чара үтте.

«Яд итү» дип исемләнгән искә алу кичә Татар китабы йортында да уздырылды. Сәяси золымнан зыян күргәннәрне яд итүдә җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Музыкант, Салих Сәйдәш музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рушания Җиһангирова ул шомлы елларның кайтавазы булган композицияләр һәм җырларны башкарды.

Советлар берлегендә сәяси репрессияләр тарихы турында Казан федераль университеты мөгаллиме, тарихчы Фәрит Шәкүров чыгыш ясады.

Чараны Шәриф Камал музееның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова алып барды.

Бу көнне Татар китабы йорты һәм Ачык университет проекты Пләтән бистәсе буйлап җәяүле сәяхәт тә оештырды.

Пләтән — Казанның борынгы сәнәгый үзәкләренең берсе. Данлыклы Крестовниковлар заводы, Әҗем мәчете, борынгы татар зираты, Пләтән төрмәсе — бу җирлекнең кайбер символлары гына.

1930-елларда Пләтән төрмәсендә репрессияләр кысаларында кулга алынучылар да тотылган. Галимҗан Ибраһимов бу төрмәнең хастаханәсендә вафат була.

Әдәби-тарихи-урбанистик җәяүле сәяхәтне тарихчы Айрат Фәйзрахманов үткәрде.