15 августта Татарстан Милли музее филиалы — Татар китабы йортында — сатира-юмор остасы, язучы, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның яңа китабы тәкъдим ителәчәк.

«Мар. Сәлим чыбыркысы» дип исемләнгән җыентык былтыр Казанда татар телендә «Ихлас» нәшриятендә басылды. «Бу китапны тәкъдим итү чарасы — бергә җыелып аралашыр өчен яхшы форсат, чөнки Марсель ага Сәлимов – уникаль шәхес ул, — ди Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. — Марсель ага татар һәм башкорт мәдәниятләре арасында бер күпер дә булып тора. Аның эшчәнлегендә ике әдәбият, ике халык, ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек идеясе алга сөрелә».

Марсель Сәлимов исеме Татарстан һәм Башкортстан укучысына яхшы таныш. Озак еллар дәвамында ул Башкортстанның «Һәнәк» юмор-сатира журналын җитәкләде. 75 яшьлек әдип Башкортстанның халык язучысы, РСФСР һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры дип танылды. Ул – рус, башкорт, татар, чуваш, инглиз һәм болгар телләрендә басылган 50дән артык китап авторы.

Чара 15 август, 15:00 сәгатьтә үтәчәк.

Адрес: Казан, Островский урамы, 15

Чарага керү ирекле.

Белешмәләр өчен: +7 (843) 590-80-67, +7 (843) 590-80-66.