2019 елның 23 октябрендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иҗат коллективы киң җәмәгатьчелек өчен «Казан кичләре» дип аталган кичке уен тәкъдим итте.

«Казан кичләре»нең максаты: татар халкының матур гадәтен – кичке уеннарны торгызу. Шулай ук – төрле яшь аудияториясен, төрле һөнәр ияләрен бер урынга туплау һәм берләштерү, кеше белән кеше арасындагы эмоциональ чикләрне бетерү, әдәби-мәдәни яңалыклар контекстында булу, татар мәдәниятенең алтын фондын тәшкил иткән ядкарьләргә янә бер кат орыну.

«Казан кичләре» проектына килгән тамашачылар һәм чакырулы кунаклар төрле форматтагы уеннарда катнашты, интеллектуаль бәйгеләрдә үзен сынап карады. Монда һәркем тигез иде: килгән кунаклар яраткан актерлары, шагыйрьләре, җырчылары белән рәхәтләнеп ярышты, җырлашты, фикер алышты, шаярды, көлде, кыскасы, октябрьнең көзге ямьле бер кичен бергә яшәде. Кичәнең азагында бергәләп музей экспозицияләрен, кайчандыр Шәриф Камал яшәгән фатирны карады.

Чакырулы кунаклар арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты, хореограф-репетитор, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актёры, Казан театр училищесы педагогы Зөлфәт Закиров, популяр җырчылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, шагыйрь Рүзәл Әхмәдиев, җырчы Зарина Вильдановалар бар иде.

«Казан кичләре» кичке уены кысаларында кунакларга түбәндәге интеллектуаль-күңел ачу программасы тәкъдим ителде:

  • Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) тарихы белән танышу;
  • Интеллектуаль викторина. Тамашачылар өчен татар дөньясына һәм Татарстанда булган соңгы әдәби-мәдәни вакыйгаларга, милләтебезнең күренекле шәхесләренә бәйле сораулар тәкъдим ителде.
  • Әдәби һәм мәдәни күңел ачу форматы. Әлеге иҗади-интеллектуаль уен кунакларның татар сәнгате белән ни дәрәҗәдә таныш булуын билгеләргә ярдәм итте, катнашучыларның актёрлык осталыкларын, тиз арада ситуациягә яраклаша алу сәләтен үстерергә, күренекле шәхесләребез турында мәгълүмат алу, белем тупларга, белгән белемнәре һәм осталыклары белән бүлешергә ярдәм итте.

«Казан кичләре» проекты җанлы музыка, җыр-биюләр һәм шагыйрьләрнең чыгышы белән үрелеп барды. Кунаклар һәм чыгыш ясаучылар арасында «Голос» проекты финалисты, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар иде. Татар китабы йортының залында кич буе квартирниклар һәм арт-кафеларда гына була торган җанлы иҗади һәм интеллектуаль атмосфера хөкем сөрде,

Алып баручы – Фәнис Җиһанша

Аккомпаниатор  – Инна Макарова

Видеограф – Илназ Мөхәрләмов

Кичәнең махсус кунагы һәм башкаручысы – Зарина Вильданова

 

«Казан кичләре» кичке уены проекты кураторлары – Луиза Янсуар, Айгөл Абдрахманова (Татар китабы йорты), Миләүшә Шәйхетдинова (Г.Камала исемендәге Татар дәүләт академия театры).

 

Киләсе очрашулар турында мәгълүматны Татар китабы йорты аккаунтларыннан күзәтеп бара аласыз:

https://vk.com/tatbookhouse

https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti

 

Татар китабы йорты телефоны: 8 (843) 590-80-67