Кичә, 29 июнь, Татар китабы йортында тәкъдим ителгән «Яугирләрдән ядкярләр» күргәзмәсе сугышта катнашкан татар әдипләре хөрмәтенә, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан эшләнде. Күргәзмә кысаларындагы очрашуны Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин башлап җибәрде. Ул музейда ел да Җиңү бәйрәме һәм Хәтер көне искә алынуы турында, музейда сакланучы татар язучы-фронтовикларның истәлекләре хакында сөйләп үтте.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатларның тарихы белән музейның фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова таныштырды.

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех сугышта катнашкан татар әдипләре хөрмәтенә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган күргәзмәне эшләүнең сәбәпчесе булды. Ул бик кадерле тарихи материалларны музейга алып килеп, алар белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру, аларны музейга килүчеләр игътибарына тәкъдим итү фикерен белдерде. «Татар китабы йортын әлеге күргәзмәне оештырырга бик лаеклы дип таптым. Оештыруыгыз өчен зур рәхмәт» — диде ул.

Татар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов: «Ленар Шәех бик изге эш эшләгән, бер әйбер дә болай гына юкка чыгарга тиеш түгел, без эзләргә, табарга тиеш. Безнең әле эш дәвам итәчәк. Минем үземдә 1930 нчы елгы, хәтта сугыш еллары китаплары бар, аларны Татар китабы йортына тапшырырга уйлыйм, чөнки андый китапларны хәзер табарга кыен» — диде.

Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин әйтүенчә, бер караганда күргәзмә зур булмаса да, аның эчтәлеге зур тарихны чагылдыра. Мондагы һәр экспонатның үз гомере, үз язмышы, тирән мәгънәсе бар. Халкыбызның байлыгы бик зур, аны искә алу, саклау бик зур эш.

Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре үзәгенең балалар әдәбияты музее җитәкчесе Фәридә Сәлимова үз музейларында тупланган материалларның тарихлары белән уртаклашты, музейда сакланган фронтовик татар язучылары хакындагы кыйммәтле ядкярләр аша балаларда ватанпәрвәрлек, батырлык, ил тарихына карата кызыксыну тәрбияләү мөмкинлекләре хакындагы фикерләре белән бүлеште. Шулай ук шәхси архивларда, мәктәп музейларында сакланган уникаль, бәһасез тарихи чыганакларның киләчәк язмышы хакында борчылуын җиткерде.

Күргәзмә 12 июльгә кадәр эшләячәк.