Кичә, 28 март, Татар китабы йортында «Видагъ» концерты булып узды. Концерт Дәрдемәндкә багышланган күргәзмә кысасында үткәрелде.

Кич дәвамында тамашачылар игътибарына Дәрдемәнднең шигырьләре яңгырады, татар классик музыкасын ишетергә мөмкин иде.

Данис Хисмәтуллин язучының «Китапка хитап» шигырен укыды. Дәрдемәнднең шигыре буенча язылган Иркен Мостафин башкаруындагы «Кораб» җыры тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Айгөл Зәйнуллина фортепианода, Ильяс Камал виолончельдә уйнады.

#домтатарскойкниги #татаркитабыйорты #концерт #видагъ