25 апрель көнне Татар китабы йортында «Казан утлары» журналының 100 еллыгы уңаеннан «Ядкарьләрдә – рухи йөзебез» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Ачылыш барышында «Казан утлары» журналының милләтебезнең «йөзек кашы» һәм халкыбызның төп мәдәни ядкаре булуы ассызыклап үтелде. Бөек Ватан сугышы вакытында журналның тиражы артуы, бүгенге көндә журналны якынча 30 төбәктә яздырып алулары турында искә алынды.

Тантаналы ачылышка Россия төбәкләре һәм төрки илләр әдәби журналлары редакторлары, язучылары, мәдәният эшлеклеләре килде. Алар арасында Казахстан, Кыргызстан, Якутия, Әзербайҗан һәм башка ил вәкилләре бар иде.

Ачылышка килгән Башкортостан һәм төрки дөньясының язучысы күргәзмә хакында әйткәннәрдән: «Бик кызыклы күргәзмә килеп чыккан. Мин шундый күргәзмә оештырып була дип уйламаган идем, үземне «Казан утлары» журналының музеенда кебек хис итәм».

Кунаклар «Казан утлары» журналының алдагы көннәрдә дә укучыларын шатландырып торуын теләп, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Фирүзә Закирҗанова фотолары