25 апрельдә 19:00-21:00 да Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында «ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» онлайн шигырь киче уздырды. Ул халыкара масштаб алды: эфирга Казаннан, ТР шәһәрләреннән һәм районнарыннан, РФ төбәкләреннән, Төркиядән, Германиядән бәйләнешкә чыктылар.

Туры эфирда барлыгы 23 шагыйрьнең шигыре яңгырады: Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Эльвира Һадиева, Эльмира Җәлилова, Рәмис Аймәт, Фәнил Гыйләҗев, Резеда Гобәева, Гөлназ Газизова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина (Казан), Миләүшә Гафурова (Балтач), Лилия Гыйбадуллина (Актаныш), Гөлүсә Батталова (Әтнә), Эльнар Байназаров (Мәскәү), Гөлназ Вәлиева (Германия), Гөлназ Гарипова (Төркия), Чулпан Зариф (Төркия) һ.б.

К.Тинчурин исемендәге Татар  дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров һәм Булат Гатауллин безне Тукай һәм аның чоры шагыйрьләре иҗади мохитенә кайтарды – ХХ йөз башы аһәңнәренә күмде.

Үзизоляциядә үткәргән әлеге катлаулы чорда эфирда 2 сәгать буена мәхәббәт һәм иҗат турында сөйләштек. Татар шигъриятенең үткәнге юлы, милли образлар һәм символлар, экспериментлар, остазлык мәктәбе, шигырьнең биографик нигезе, иҗади кризис төшенчәсе – мифмы, чынбарлыкмы… – болар кич дәвамында күтәрелгән темаларның кайберләре генә. Без, ерактан торып булса да, бер-беребезнең йөрәк тибешен, иҗади сулышын тоярга тырыштык.

Шигъри кичне Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар алып барды.

 

«ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» туры эфиры шактый киң аудиторияне җәлеп итте. 2 көн эчендә аны Татар китабы йортының Инстаграм аккаунтыннан һәм Калеб яңа буын җыены ВКонтакте аккаунтыннан барлыгы 939 кеше кереп карады.

 

Катнашучылар һәм караучылар фикереннән өземтәләр:

 

Гөлназ Вәлиева, Германия: Оештыручыларга бик зур рәхмәт! Бөтен татар дөньясы карады бүген бу шигъри кичәне! Татарлар Испаниядән, Канададан, Чехиядән, Германиядән, СШАдан, Австралиядән, Төркиядән, Франциядән, Бөек Британиядән һ.б. «искиткеч кичә», «күңелдә яз» дип соклануларын белдерделәр.

 

Данис Хисмәтуллин, Казан: Туры эфир башлануга «ике галәм» берләшкәнне күрдем, бу бит искиткеч! «Яратулы еллар» ул чыннан да шундыймы, яисә ул «яра тулы еллар»мы? Анысын инде һәрбер тамашачы үзе сайлый. Минемчә бүгенге көндә, шундый кичәләр булмау сәбәпле, татар шигъриятен, сәнгатен сөючеләр аңа сусагандыр. Әлбәттә, мин дә алар рәтендә. Кичә барышында мин һәрбер шагыйрь үз шигырьләрен безгә тәкъдим иткәндә алар белән бергә яшәдем, һәр сүзен, мәгънәсен үзем аша үткәрергә тырыштым. Барлык шигырьләр мине рухи ләззәт дөньясына очыртты. Тыныч, җылы атмосфералы кичә тиз үтеп китте, үзем өчен берничә нәтиҗә ясадым: шушы буын татар шигъриятендә дүрт Гөлназ бар икән, кызганычка мин бары Гөлназ апа Батталова иҗаты белән генә таныш идем. Алдагы көннәрдә дә шундый форматтагы кичәләр оештырылса, татар яшьләре туган тел әдәбияты белән ныграк кызыксыначак. Һәм тагын бер тәкъдимем, үтенечем:  РЕКЛАМА! Минемчә, мондый туры эфирда күбрәк тамашачы булырга тиеш. Рәхмәт сезгә!

 

Сиринә ханым, пенсионер, Казан: Балакайларым, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, зиһенегезне Аллаһы Тәгалә гел шулай якты итсен. Бик акыллы булдыклы балалар икәнсез. Күңелегез якты. Милләткә якты кешеләр кирәк.

 

Яна Михайлова, Казан, студент: Мин татар телен начар беләм, сөйләм теленнән әллә ни артык түгел. Ә монда экранга берегеп карадым: татар телендә шигырьләр искиткеч матур һәм тәэсирле яңгырый, күңелне әсир итә. Ә шагыйрьләрнең үзләрен күрү кабатланмас тойгы калдыр: алар шундый яшь, матур, чын… Хәзер һәрберсенең шигырьләрен табып укыйсым килә. Дәвам итегез мондый эфирларны, рәхәҗләнеп карар идек.

 

Ләйсән Җиһаншина, яшь әни, Казан: Бик зур рәхмәт очрашу өчен! Ихлас, кабатланмас кич булды!

 

Алинә Хисамиева, Азнакай: Бик җылы һәм матур очрашу оештыргансыз. Бик кирәкле иде. Рәхмәт Сезгә!

 

Фаил Вахитов, Татарстан: Эфирдан соң икенче көнне кабат карап чыктым. Чөнки бик кызыклы тапшыру булды. Рәхмәт оештыручыларга!

 

Чулпан Зариф, Төркия: Рәхәтләнеп тыңладым! Искитмәле! Шундый җылы атмосферада, шундый күркәм кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!

 

«ЯРАТУЛЫ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» туры эфирының язмасын түбәндәге сылтамалар буенча Татар китабы йорты һәм Калеб аккаунтларыннан кереп карарга мөмкин:

 

https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/?hl=ru

https://www.instagram.com/kalebtatar/?hl=ru

https://vk.com/kalebtatar

https://vk.com/tatbookhouse

https://www.youtube.com/channel/UCjzFBaV2JmQmMuUUEcPGKeA

https://www.youtube.com/channel/UCMVvHYTjHAy-wuVMqZImIHg