23 апрель көнне Татар китабы йортында «‎Язгы кичләр»‎ циклыннан Рөстәм Егоров концерты узды.

Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелекле яз атнасы» акциясе кысаларында үткәрелде. Концертның төп каһарманы – танылып килгән яшь җырчы, халыкара һәм илкүләм бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров булды.

Кич дәвамында тамашачылар игътибарына татар халык җырлары һәм татар классик сәнгатенең гүзәл үрнәкләре тәкъдим ителде, шигырьләр яңгырады.

Концертта шулай ук концертмейстер, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, баянчы Ильяс Фәрхуллин, Казан театр училищесы студенты Данис Хисмәтуллин һәм яшь музыкант, халыкара бәйгеләр лауреаты Әмирхан Шәрифуллин чыгыш ясады.

Концертны карарга килгән кунаклар арасында мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская да бар иде.

Фирүзә Закирҗанова фотоларыv