27нче февраль көнне Татар китабы йортында «Әбүгалисина» интеллектуаль уены узды.

Әлеге уен кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен күзаллана. Уенда «Бала-сити» Халыкара Кембридж мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары катнашты. Квизның темасы Альфред Нобель шәхесенә һәм Нобель премиясенә багышланган иде.

«Әбүгалисина» интеллектуаль квизы 4 өлештән торды. Балалар һәр турда 10 сорауга җавап биреп, тизлектә, мантыйкны эшләтүдә ярыштылар. Уен азагында җавапларны тикшерү оештырылды һәм, уен нәтиҗәсе буенча, җиңүче команда билгеләнде.

МӘГЪЛҮМАТ ӨЧЕН: \

«Әбүгалисина» интеллектуаль уенына алдан язылу буенча килергә мөмкин.

Уен 15-20 кеше өчен уздырыла.

Квизның темасы уенчыларның теләГе буенча билгеләнә. Теманы алдан сайлау мөмкинлеге бар.

«Әбүгалисина» уенының бәясе: бер кешегә – 150 сумнан.