Мастер-классы — Остаханәләр

Занятие «Шрифтовая игра» — «Шрифтлар уены» дәресе 6+

«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. Занятие будет интересно как детям, так и подросткам и даже взрослым!

Занятие проходит в типографии музея — Дома татарской книги. Участники увидят старинное и современное печатное оборудование, научатся печатать на настоящей печатной машинке, вместе с мастером создадут макет афиш с помощью подлинных типографских литер. Конечно же, познакомятся с историей печатного дела на примере уникальных экспонатов. Мастер покажет различные элементы оформления татарских рукописей и печатных книг XIX-XX века, каталоги с образцами необычных шрифтов и письменные приборы татарских писателей.

Занятия проводятся ежедневно по предварительной записи для организованных групп от 5 до 20 человек.

Продолжительность занятия — 1 час

 

«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге. Остаханә балалар һәм яшүсмерләргә дә, хәтта өлкәннәргә дә кызыклы булачак!

Бу дәрес Татар китабы йортының басмаханәсендә үтә. Катнашучылар борынгы һәм хәзерге китап басу җиһазлары белән танышачак, чын язу машинасында язарга өйрәнәчәк, остаз белән бергә агач типография литераларын кулланып, афиша макетларын ясаячак. Музейда сакланган экспонатлар исә китап басу эше тарихы белән якыннан таныштырачак. Остаз татар кулъязмалары һәм басма китапларының бизәлеш элемтәләрен, үзенчәлекле татар шрифтлары кергән каталогларны һәм татар язучыларының язу коралларын да күрсәтәчәк.

Дәресләр алдан язылу нигезендә көн саен 5—20 кешелек төркемнәр өчен үткәрелә.

Дәреснең озынлыгы — 1 сәгать

 

Искусство арабской каллиграфии — Гарәп каллиграфиясе сәнгате 6+

Возможность узнать значение арабских букв, познакомиться с чернилами и калямом, который использовался для письма на протяжении веков. Мастер научит правильно держать письменный прибор и написать самые главные буквы алфавита. По итогу занятия у каждого гостя появится личная фирменная открытка с именем на арабском алфавите.

Проводится по предварительным заявкам как индивидуально (оплачивается дополнительно входной билет), так и для организованных групп от 10 до 25 человек. Возможен выезд в школу.

Продолжительность занятия — 45 минут

 

Серле гарәп хәрефләре ни аңлатканын белерсез, гасырлар буена кулланылган язу каралары һәм камыш каләм белән танышырсыз. Бу дәрестә остаз каләмне дөрес итеп тотарга һәм гарәп әлифбасының төп хәрефләрен язарга өйрәтерсез. Ә ахырда балалар үз исемнәрен бизәкле открытка—ачык хатка язып, истәлекле бүләк белән китәчәкләр.

Алдан язылу нигезендә индивидуаль рәвештә (бу очракта музейга керү билеты да түләнә) дә, 10—25 кешелек төркемнәр өчен дә үткәрелә. Мәктәпкә чыгып үткәрү дә мөмкин.

Дәреснең озынлыгы — 45 минут

 

 Создание мраморной бумаги в технике эбру — Эбру техникасында мәрмәр кәгазь ясау 6+

Участники мастер-класса попробуют создать свой узор специальными красками и дополнительными приборами, и перенести его на лист бумаги. Узор на воде при каждом прикосновении художника меняется и приобретает свой уникальный вид. Краски держатся на поверхности воды и смешиваются самыми причудливыми образами, а человек придает этим узорам свой характер.

Мастер-класс основан на подлинном экспонате музея — каталоге переплетов книг из мраморной бумаги. Создайте экспонат для своего дома!

Проводится строго по заявкам от 3 до 10 человек.

Продолжительность занятия — 1 час

 

Остаханәдә катнашучылар махсус буяулар һәм өстәмә җиһазлар ярдәмендә сыеклыкта кабатланмас бизәк ясап, шуны кәгазь битенә күчерәчәкләр. Бу — эбру техникасы. Рәссам суга пумала белән кагылган саен, бизәк үзгәрә һәм тагын да гүзәлрәк рәвешкә керә. Су өстенә җәелгән буяулар бер-берсе белән кушылмый һәм мәрмәр ташка охшаган тылсымлы күренеш хасил итә.

Остаханәнең нигезендә музейда урнашкан экспонат — мәрмәр кәгазьдән китап тышлыклары каталогы ята. Өегезгә алып китәрдәй экспонатны музейда ясый аласыз!

Алдан язылу нигезендә 3—10 кешелек төркемнәр өчен уздырыла.

Дәреснең озынлыгы — 1 сәгать

 

Экскурсии и музейные квесты

 

Квест «Открой двери!..» — «Ишекләрне ач!..» квесты 6+

Интеллектуально-игровой квест по Музею истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала. Участники пройдут по всем залам музея, попутно выполняя увлекательные задания и решая головоломки. Каждая выполненная задача помогает открыть последующую музейную дверь. В конце каждый участник уйдет с новыми знаниями об алфавите, истории книги, писателях и правилах поведения в музеях.

Проводится по предварительным заявкам для организованных групп от 10 до 25 человек.

Продолжительность — 45 минут

 

«Ишекләрне ач!» уен-квесты балаларны татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры белән таныштыра. Катнашучылар музейның бөтен залларын йөреп чыгачак, шул ук вакытта кызыклы биремнәр үтәячәк, башваткычлар чишәчәк. Чишелгән һәр табышмак киләсе ишекне ачарга ярдәм итәр. Ахырда һәр катнашучы әлифба, китап тарихы, язучылар һәм музейда үзеңне тоту кагыйдәләре турында яңа белемнәр белән кайтып китәчәк.

Алдан язылу нигезендә 10—25 кешелек төркемнәр өчен үткәрелә.

Квестның озынлыгы — 45 минут

 

 Музейный квест «Чердачные истории» — «Чормадагы сөйләкләр» музей квесты 14+

 Возможность узнать о поверьях и суевериях татар, пройти квест и заглянуть в чердак или «подвал» Дома татарской книги. Во время квеста гости посетят главные залы музея, раскроют тайны татарской мифологии и услышат мистические истории.

Проводится по предварительным заявкам для организованных групп от 10 до 25 человек.

Продолжительность — 1 час

 

Татарларның борынгы ышанулары һәм хорафатлары турында күбрәк белер өчен шәп форсат. Квест ахырында Татар китабы йорты чормасына менү яки «баз»ына керү каралган. Чара барышында кунаклар музейның төп заллары буенча үтәчәкләр, биремнәр чишәчәкләр һәм татар мифологиясенең серле яклары турында беләчәкләр.

Алдан язылу нигезендә 10—25 кешелек төркемнәр өчен үткәрелә.

Квестның озынлыгы —  1 сәгать

 

«Китап юлы» җәяүле маршруты — Пешеходный маршрут «Книжный путь» 14+

Пешеходный экскурсионный маршрут, где вы проследите путь создания книги — от замысла писателя до встречи с читателем, окунетесь в прошлое и настоящее книжного дела в Казани. Мы посетим современный Дом татарской книги, Дом печати на Баумана, место появления первой татарской печатной книги и Чернояровский пассаж.

Проводится по предварительной записи для групп от 10 до 20 человек.

Продолжительность — 2 часа

 

Җәяүле экскурсия маршруты Казанның китаплы урыннары багышланган. Сез китап «тормышы»ның тулы юлын күрерсез: язучы иҗат иткән йортта булырсыз, китаплар басылган һәм сатылган урыннарда сәяхәт итәрсез. Экскурсиядә Татар китабы йортын, Матбугат йортын, беренче татар типографиясе урнашкан бинаны һәм Һади Такташ, Фатих Кәримнәр эшләгән Чернояров пассажын күреп булачак.

Алдан язылу нигезендә 10—20 кешелек төркемнәр өчен үткәрелә.

Экскурсиянең озынлыгы —  2 сәгать

Прогулка по Старо-Татарской слободе — Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт  14+

Прогулка по Старо-Татарской слободе, где была сосредоточена культурная и хозяйственная жизнь татар вплоть до XX века. Пройдемся по местам учебы и детства известных писателей, посетим старинные дома.

Для групп от 5 человек.

Продолжительность — 1,5 часа

 

Иске Татар бистәсе — XX гасыр башына кадәр Казан татарларының мәдәни һәм хуҗалык тормышы кайнаган урыны. Сәяхәт барышында атаклы язучыларның балачагы һәм мәктәп еллары үткән урыннарны, борынгы йортлар һәм мәчетләрне күрербез.

5 кешедән күбрәк булган төркемнәр өчен.

Экскурсиянең озынлыгы — 1,5 сәгать

 

Образовательные программы и игры

Интеллектуальная игра «Абугалисина» — «Әбүгалисина» уены 12+

В Доме татарской книги живет множество историй, книг, ну и конечно, героев. Знаем ли мы их? Можно себя испытать! Интеллектуальная игра разработана для проверки знаний по татарской, русской и мировой литературе.

В стоимость билета включена экскурсия по музею.

Проводится по предварительным заявкам для групп от 10 человек

Продолжительность игры — 45 минут

 

Татар китабы йортында меңләгән тарих, китап һәм каһарман яши. Сез аларны беләсезме? Әйдәгез, сынап карыйк! Бу интеллектуаль уен татар, рус һәм дөнья әдәбиятыннан белемне тикшерер өчен әзерләнде.

Билет бәясенә музей буйлап экскурсия дә кергән.

Алдан язылу нигезендә кимендә 10 кешелек төркемнәр өчен оештырыла.

Уенның озынлыгы — 45 минут

 

Концерт-лекция «Музыка предков» — «Бабалар моңы» концерт-лекциясе 6+

Проект «Музыка предков» — это интригующий рассказ об истории музыкальных инструментов и возможность услышать звучание тюркских степей, мелодии из ханских дворцов и суфийских обителей-текке.

Гости музея познакомятся с традиционными для татарской культуры музыкальными инструментами: домбра, саз, уд, мандолина, семиструнка, тальянка, фортепиано, курай, курай копшэ, дэф, кыл-кубыз.

Проводится по предварительным заявкам для групп от 30 человек. Возможен выезд в школу.

Продолжительность — 1,5 часа

 

«Бабалар моңы» проекты — музыка уен коралларының тарихы турында кызыклы әңгәмә; төркиләр моңын, хан сарайлары һәм суфи тәккәләрендә яңгыраган серле көйләрне тыңлау мөмкинлеге.

Музей кунаклары татар музыка мәдәнияте өчен якын уен кораллары белән танышачак. Алар: думбыра, саз, уд, мандолина, семиструнка, тальянка, фортепиано, курай, көпшә курай, дәф, кыл-кубыз һ.б.

Алдан язылу нигезендә кимендә 30 кешелек төркемнәр өчен генә оештырыла. Мәктәпкә чыгып үткәрү мөмкинлеге дә каралган.

Озынлыгы — 1,5 сәгать

 

Билеты

Билеты на мероприятия можно приобрести онлайн или на кассе музея, оплатив наличными или банковской картой. Все мероприятия для детей доступны в том числе по Пушкинской карте.

Как с нами связаться

Наш адрес: г. Казань, ул. Островского, д. 15 (двухэтажное здание желтого цвета напротив ТЮЗа).

Телефоны для связи: +7 927-499-72-26,  +7 937 525-95-87 (Азат);
(843) 590-80-67 (кабинет сотрудников); (843) 590-80-66 (ресепшн).

На городские номера звонки принимаются в рабочие дни и часы музея (вторник-воскресенье с 10:00 до 18:00).

Наши социальные сети:

ВК: https://vk.com/tatbookhouse

Телеграм: https://t.me/tatbookhouse

Электронная почта:

tatarkitabiyourti@yandex.ru