16 июль көнне Татар китабы йортының ишегалдында «Безнең Йортның дуслары» дип исемләнгән концерт-презентация узды.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин Йортның яңа программаларын һәм проектларын музей кунакларына тәкъдим итте.

Музей ишегалдында безнең фондта сакланган Шәриф Камалның дуслары, хезмәттәшләре белән төшкән төп нөсхә фотоларның күчермәләреннән урам күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шулай ук 1920-1930 елларда Татар совет Язучылар берлегенә кергән һәм татар мәдәниятенә, әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле язучыларның фотосурәтләре урнаштырылган иде. Күргәзмә кунакларыбызда зур кызыксыну уятты.

Концертта «Кайбыч һәм Казан барды» Рушан Хәяли һәм Gauga төркеме лидеры Оскар Юнысов чыгыш ясады. Рушан Хәяли ике атна элек кенә премьерасы булган «Урам» җырын кызлары белән бергә тамашачыга тәкъдим итте. Оскар күпсанлы җанатарлары яратып өлгергән «Бичара» альбомыннан һәм аңа кадәр чыккан синглларны башкарды.

Кариев театры мөдире, шагыйрә Луиза Янсуар иң кадерле шигырьләрен тамашачыларга укыды.

Җәйге шимбә киче Татар китабы йортының серле почмаклары буйлап Төнге экскурсия белән тәмамланды.