#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез.

Карантин да үзизоляция дә камилләшүгә, белем алуга комачауларга тиеш түгел. Шуңа күрә «Музей – сезнең өегездә» дигән акция тәкъдим итәбез. Бер ай дәвамында без сезгә Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры буенча онлайн экскурсияләр күрсәтербез һәм экспонатлар белән таныштырырбыз.

Бүгенге экспонатыбыз – Мөхәммәдьярның данлыклы «Нуры содур» поэмасы язылган китап.

 

«Имди әйтәйем китабым атыны,
Нәзым итәйем, тыңлаңыз әбйатыны:
«Нуры содур» аты, и шаһы җиһан,
Һәр кеше кем укыса аны, рәван…»

Рәсемдә – татар шагыйре Мөхәммәдьярның данлыклы «Нуры содур» – («Күңелләр нуры») поэмасы.

Әсәр ун бабтан тора: гаделлек, рәхим-шәфкать, сәха (юмартлык), хәя (оялчанлык), газа (сугышчанлык), сабырлык, вафа (сүздә тору), сыйдык (туры сүзле булу), самит (аз сүзлелек), гафу итү турында.

 

Гадел кыйлмак сүзләре…

«Гадел кыйлса падишаһ бер дәм[бер мизгел], ишет,

Ил-улус гадел берлә тапса мәшият[ирек]»

 

Сыйдык [дөреслек, чынлык] сүзләре…

«Төрки теленчә сыйдык, мәгънәсен белең –

Күнилүк [дөреслек] берлә һәмишә [һәрчак] эш кыйлың»

 

Гафу кыйлмак сүзләре…

«Гафу кыйлмак берлә булыр ир газиз,

Гафу кыйл барчадин, и гакълы тәмиз[җитеш]»

 

#музейонлайн
#онлайнмузей
#татаркитабыйорты