Татар китабы йортына килгән һәр кунакта зур кызыксыну уяткан бер урын бар бездә.

Йортыбызның беренче катында беренче катында тәүге төрки-татар язма чыганакларына нигезләнеп эшләнгән стелалар урнаштырылган.

Төрки каганаты идарәчесе Күлтәгин ташы, рун алфавиты белән язылган кувшин тоткасы, Әбү-Бәкер останың гарәп язуы белән чокып эшләгән йозагы, Хәсән-бәк әмиргә куелган кабер ташы фрагментлары ул.

Менә шул серле стелаларны фотога төшерергә, язуларны укып карарга тырыша кунакларыбыз. Ә без моңа шат кына. Шуңа күрә «RUNA: БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЯЗМАЧЫЛЫК» курсларын оештырырга булдык. Курс #карантин тәмамланганнан соң старт алачак.

Әлегә исә #музейонлайн сәхифәсен күзәтеп, безнең белән якыннанрак таныша тора аласыз.