Яңа гына дөнья күргән “Профессор Резеда Ганиева” китабы татар фән дөньясының күренекле шәхесе – Резеда Ганиеваның якты рухына багышлана.

Китапка филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның (1932-2020) фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, библиографиясе, тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача белешмәләр, төрле чорларда аның гыйльми эшчәнлеге турында матбугатта басылган язмалар, китап һәм диссертацияләренә бәяләмәләр урнаштырылган. Шулай ук галимәнең архивында сакланган кайбер хатлар да урын алган.

Китапны Татар китабы йортына килеп сатып алырга мөмкин (Островский урамы, 15 йорт, эш сәгате: 10:00 – 18:00).

Бәясе: 300 сум

Онлайн-заказ ясарга да була.

В книге помещены библиография научных и научно-популярных трудов доктора филологических наук, профессора Резеды Кадыровны  Ганиевой (1932-2020) краткие сведения о ее жизненном и творческом пути, статьи о ней, а также отзывы о ее книгах и диссертациях,  некоторые письма, полученные ею в разные годы.

Купить книгу можно в Доме татарской книги.

Стоимость книги: 300 рублей.

Возможен онлайн-заказ.