13 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Казанның Татар китабы йортында композитор, Тукай бүләге иясе Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты үтәчәк.

Мәшһүр композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның (1949— 2007) истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештыра. Музыкаль кичә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры — Татар китабы йортында үткәрелә.

Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күп санлы җырлары бар.

«Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Ш.Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре  оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра.

Концерт Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланачак. Үзенчәлекле композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашачак. Шулай ук концертта Ш. Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре яңгыраячак.

13 октябрь, җомга

19:00

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67, (843) 590-80-66

Билетлар: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2072684