25 нче декабрь көнне 15.00да Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йортында) язучы Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә абыстай» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Без – Тукайлы халык. Тукай – халык улы. Тик шагыйрьне дөньяга китергән бөек Ана да бар бит әле. Быел Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның тууына 155 ел тула.

Китап презентациясендә татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов; әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Рәмиев; татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ; язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фәйрүзә Мөслимова, театр актрисасы, Камал театры музее мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, ТР халык артисты Луара Шакирҗанова чыгыш ясады.

Чакырулы кунаклар арасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, журналистлар, режиссёрлар да бар иде.