Татар дәүләт драма һәм комедия театры «КАРУРМАН» СПЕКТАКЛЕ куелу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясе нәтиҗәләре.

6нчы март көнне Татар китабы йортында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куелачак «Карурман» спектакле премьерасы уңаеннан матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә пьеса авторлары, актёрлар, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры катнашты.

Матбугат конференциясендә катнашучылар эскиздан соң булган үзгәрешләр,  спектакльгә әзерлек турында сөйләделәр, уй-фикерләре һәм хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

Матбугат конференциясенең башында ук пьеса авторы һәм режиссёр Резедә Гарипова рәхмәт сүзләрен белдерде: «Актёрларга, командага, администрациягә зур рәхмәтләр. Бер проблема да булмады эш дәверендә, бик каты ярдәм итәләр. Безнең иң төп максатыбыз төрки пластка игътибар ясау иде. Сәхнәдә һәрвакыт могҗиза туарга тиеш, бу бит безнең фэнтези. Шуңа күрә рәссамыбыз Илшат Вилданов белән бик җаваплы эш йөкләнгән иде безгә. Сценография бик еш үзгәрелде. Костюмнар буенча рәссам Илшат Вилданов, костюмер Юлия Выборнова, ут кую буенча Тәлгать Латыйпов, сугыш сәхнәләрен кую буенча Артем Куртымов, хормейстер Алия Хәмзина, хореограф Резеда Муллагалиева… Һәрбер кешенең өлеше зур иде спектакльне нәкъ менә без теләгәнчә куюда. Зәринә Вилданованы мин аның белән эшләп караганчы да бик хөрмәт итә идем, ярата идем. Аның белән һәм Juna төркеме белән бергә эшләү могҗиза кебек тоелды. Чөнки бер сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, нәрсә теләгәнемне тоеп алалар, кайбер урыннарны үзләре үзгәртеп, миңа яңа вариантлар җибәрәләр…» — диде.

Режиссер сүзләренә пьесаның авторы Луиза Янсуар да кушылды:

— Зәринә уйнаган роль турында без эскизга кадәр бик озак уйландык. Кем ул? Аксакалмы? Умай ана кебек хатын-кыз образында булырга тиешме? Шулвакытта без Зәринәне исебезгә төшердек. Аның аша җир белән күк арасында торган ыру язмышы сөйләнелә. Ул Бөек Каһин образында. Һәм спектакльне яңадан Тинчурин спектакленә әзерләгәндә без Резедә белән бик күп мифик һәм тарихи материалларыбызда казындык – эзләдек, өйрәндек. Бездәге хатын-кыз каһиннәренең нинди булуы турында мәгълүматлар таптык. Интуитив рәвештә тарихыбызны тоемлап дөрес ноктага чыкканыбызны шунда аңладык. Без Juna төркеменең булуыннан инде күптән бәхетле, һәм бу юлы да аланың иҗаты безне бәхетле итте. Алар материалга бик җитди карый. Эскиз турында сөйләшә генә башлаганда Александра Мостафина килгән иде, без алардан нәрсә ишетергә теләвебезне аңлаттык. Ул барысын да блокнотына язып алды, аңарда бернинди киеренкелек юк, бик тыныч ул.

Луиза Янсуар әсәрнең теле турында да фикерен белдерде:

—  Безнең үз алдыбызга куйган бурыч: элеккеге матур тел катламын күтәреп, шул ук вакытта аны заманча агымда, табигый иешетелә торган иттереп эшләргә тырышу. Актёрлар телне җиңел укылышлы дип әйтәләр, димәк без бу максатыбызга ирешә алганбыздыр, дип уйлыйм.

 

«Карурман» пьеса эскизы 2019 елның 2 нче декабрендә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Калеб» кысаларында дөнья күргән иде. Ул чакта спектакльдән соң фикер алышу узды. «Киләчәктә әлеге спектакль кайсы да булса театр сәхнәсе өчен кирәкле дип табылса, без бик шат булыр идек», – дигән иделәр эскизның авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Өч ай дигәндә, «Карурман» спектакле Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына сезонга алынды.

 

Спектакльнең Тинчурин театрындагы премьерасы 12нче һәм 13нче март көннәрендә 18.30да булачак. Жанры – татар сәхнәсендә олылар өчен беренче фэнтези. Яшь чикләве – 16+.

 

 

 

СПЕКТАКЛЬНЕ СӘХНӘГӘ ӘЗЕРЛӘДЕЛӘР:

Режиссер – Резеда Гарипова.

Рәссам – Илшат Вилданов.

Композитор, аранжировка ясаучылар – JUNA төркеме.

Вокал – Зарина Вилданова.

Хореограф – Резеда Муллагалиева.

Хормейстер – Алия Хәмзина.

Ут кую буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Сугыш сәхнәләрен куючы – Артем Куртымов.

Костюмер – Юлия Выборнова.

 

АКТЕРЛАР ҺӘМ КАТНАШУЧЫЛАР:

Рөстәм Гайзуллин – Татарстанның атказанган артисты.

Гөлназ Нәүмәтова – Татарстанның атказанган артисткасы.

Артем Пискунов – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

Гүзәл Галиуллина.

Зөлфәт Закиров.

Илгизәр Хәсәнов – Татарстанның халык артисты.

Зөфәр Харисов – Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты.

Айдар Фәтхерахманов.

Нуретдин Нәҗмиев – Татарстанның халык артисты.

Булат Зиннәтуллин.

Люция Галләмова – Татарстанның атказанган артисткасы.

Салават Хәбибуллин.

Зарина Вильданова – Халыкара премияләр лауреаты.

Казан театр училищесы студентлары: Фидалия Габидуллина, Альбина Галиуллина, Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин, Рамазан Йосыпов.

Пластика: Айсылу Мөсәлләмова, Ландыш Ибәтуллина, Диләрә Фәттахова, Лилия Камалиева, Зөлфия Зарипова, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Айдар Фәтхерахманов.