30 декабрьдә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) маҗаралы Яңа ел квесты узды. Ул “Кыш бабайны кем урлаган?” дип атала.

Квест вакытында балалар һәм әти-әниләр, урланган Кыш бабай белән Кар кызын эзләп, сәяхәткә чыкты. Юлда алар китапларда яшәгән һәм безгә бик яхшы таныш булган һәм шулай ук бик үк таныш булмаган геройлар белән очрашты. Китап геройлары балаларны сынап та карады, ярдәмгә дә килде.

Маҗаралы квест 6,7 гыйнвар көннәрендә дә булачак: 11:00 дә һәм 14:00 дә.

Әгәр сезнең дә Тылсымлы Илгә эләгеп, биремнәр чишеп, китап геройлары белән сәяхәт итәсегез килә икән, килегез безгә! Әәә… кечкенә генә бер серне чишәргә онытканбыз икән: китап укымый торган булсагыз, Кыш бабай һәм Кар кызының табылмавы да ихтимал… Без бүген аларны таптык һәм коткардык! Сезне дә маҗарага көтеп калабыз!

Бәясе 250 сум.

Вакыты: 1 сәгать

 

Белешмә өчен телефоннар: +7 917 222-60-51 (Зөлфия), +7 919 630-28-43 (Айгөл)

 

О Новогоднем квесте “Кто похитил Деда Мороза?” В Доме татарской книги

30 декабря в Музее истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала (Дом татарской книги) прошел Новогодний квест “Кто похитил Деда Мороза?”

Дети и их родители отправились в поиски Деда Мороза и Снегурочки, которых похитили неизвестные люди в костюмах. Они встретились со множеством героев из любимых сказок и книги, а также с теми, с кем были еще незнакомы. Герои книг помогали детям с подсказками, оберегали их от опасностей.

Новогодний квест можно будет посетить 6,7 января в 11:00 и 14:00.

Если вы готовы рискнуть отправиться в полное опасностей и приключений путешествие, встретиться с любимыми героями книг, мы ждем Вас!

Ой… чуть не забыли о маленьком секрете: если вы не читали книг и плохо знаете книжных героев, Дед Мороз и Снегурочка могут и найтись… Но мы их вместе нашли и спасли! Уверены: вы тоже сможете!

Стоимость квеста: 250 рублей

Длительность: 1 час

 

Телефоны для записи: +7 917 222-60-51 (Зульфия), +7 919 630-28-43 (Айгуль)