Йорт тарихы

Йорт тарихы

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез. Бүген Татар китабы йорты урнашкан бинаның тарихы белән таныштырабыз.   Музей XIX гасырда төзелгән ике катлы сәүдәгәр бинасында урнашкан. Төрле елларда биредә атаклы Казан сәүдәгәрләре хуҗа булып тора: Т.С.Санин, М.И.Подуруева, И.Д.Иванов, И.И.Журавлев. 1908 елда, соңгы сәүдәгәр вакытында, бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнә. Әлеге бай интерьерлы бина гасыр … Продолжить чтение »
Музей белән танышабыз

Музей белән танышабыз

Шәриф Камал музее – республикадагы татар язучысына багышланган беренче музей. Аны булдыру турындагы карар авыр сугыш вакытында – 1944 елда кабул ителә, рәсми рәвештә ул үзенең ишекләрен 1950 елда ачып җибәрә. Музей татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән кечкенә генә фатирда урнашкан. Фатирны музей итәр өчен дәүләт карамагына язучының үлеменнән соң кызы Зәйнәп Байгильдиева (1910-2002) … Продолжить чтение »
Татар китабы йорты китапханәсе тулыланды!

Татар китабы йорты китапханәсе тулыланды!

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Фәрит Хатипов үзенең фәнни китапханәсен Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) китапханәсенә тапшырды. Аның татар филологиясе, методикасы, тарихы, матур әдәбиятын колачлаган бай китапханәсендә рус, башкорт, чуваш, якут һ.б. халык телләрендә нәшер ителгән китаплар да бар. Фәрит Хатипов озак … Продолжить чтение »
Нәрсә ул «унван»?

Нәрсә ул «унван»?

#музейонлайн рубрикасы дәвам итә. Бүген китап турында сөйләшербез.   УНВАН (гарәпчә – исем, башисем) – әсәр башында яисә беренче бүлек башында урнашкан бизәк. Ул кайчакта китап битенең 3/1 өлешенә кадәр тәшкил иткән.   Унван төшерү традициясе барлык мөселман халыкларында да була. Бу – «оҗмахны сагыну» идея-мотивының символик чагылышы.   Унванның нигезен тәшкил иткән «Бисмиллаһир-рахмани-рәхим» («Рәхимле … Продолжить чтение »
«Әбүгалисина» интеллектуаль уены

«Әбүгалисина» интеллектуаль уены

«Әбүгалисина» интеллектуаль уенына. 6+ Уен барышында, командаларга бүленеп, кызыклы форматта көч сынашырга, белемнәрне тикшереп карарга мөмкин. Алдан язылу буенча! Сыйныфлар белән кабул итәбез (25 кешегә кадәр). Бер кешегә 150 сумнан. Уенга килүчеләр өчен 200 сумлык экскурсия ташлама белән: 100 сумнан   «Әбүгалисина» интеллектуаль уены язылу өчен телефон номеры: 89196302843 (Айгуль)
«Ишекләрне ач!..»

«Ишекләрне ач!..»

«Ишекләрне ач!..» мавыктыргыч квестына. 6+ Квест вакытында һәр катнашучыны серле борынгы бина буйлап сәяхәт көтә. Ачкыч Сакчылары артыннан йөреп, кызыклы биремнәр чишеп, сез йорттагы ишекләрне ача аласыз һәм һәр ишекнең артында нәрсә барлыгын беләчәксез. Алдан язылу буенча! Сыйныфлар белән кабул итәбез (30 кешегә кадәр). Бер кешегә 150 сумнан. Квест үз эченә экскурсияне дә ала.   … Продолжить чтение »
Татарча каллиграфия дәресе

Татарча каллиграфия дәресе

Татарча каллиграфия дәресе 0+ Бу дәрестә сез татар халкының язу тарихы, төрләре белән таныша, язарга өйрәнә аласыз. Дәресне уздыра: каллиграфия белгече Гөлназ Җиһангирова. Бер сәгатьлек дәрес: 100 сум Бер айлык курс: 400 сум (4 тапкыр) Индивидуаль дәрес (сезгә уңайлы көндә һәм вакытта): 300 сум. Дәрескә килүчеләр өчен 200 сумлык экскурсия ташлама белән: 100 сумнан   … Продолжить чтение »