Интерактив витриналар белән танышабыз

Интерактив витриналар белән танышабыз

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез. Бүген музеебызның иң кызыклы бер урыны белән таныштырырга телибез. Музейның йөзе кашы – килгән кунаклар белән интерактивка күчү мөмкинлеге бирә торган хәрәкәт итә торган витриналар. Витриналар тематика буенча бүленгән: сүзлекләр, педагогика, этнология, шигърият, драматургия, проза, дәреслекләр һ.б. Витриналардагы китапларның һәрберсе – үз өлкәсендә иң күп кулланылышта йөргән һәм татар китап дөньясының ядкаре … Продолжить чтение »
Шәриф Камал турында фактлар

Шәриф Камал турында фактлар

Шәриф Камалның чын исем-фамилиясе - Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев; рәсми документларда ул һәрвакыт тугандагы фамилиясе белән атала, балалары-оныклары да Байгилдиевләр булып кала. 1884 елның 27 февралендә туа, әмма кайбер документларда туган көне март ае дип бирелгәнгә күрә, кайбер оешмалар һәм хәтта төбәкләр аны март ахырында искә ала. Ул хәзерге Мордовиягә кергән Татар Пешләсе авылында Камалетдин … Продолжить чтение »
Тарихи фотолар

Тарихи фотолар

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез. Бүген китап басу тарихы белән танышабыз. Сезнең игътибарга берничә тарихи фото тәкъдим итәбез. Фотоларда машина залын,  китап тышлыгын әзерләү һәм җыю процессын күрергә мөмкин. Барлык фотолар да 1935-1941 елларда ясалган. #музейонлайн #музейархивларыннан
Татар язучысы Шәриф Камалның портеты

Татар язучысы Шәриф Камалның портеты

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез Бүген экспонатлар белән белән танышабыз. Татар язучысы Шәриф Камалның портеты Автор: Якупов Х.Г. Казан, 1949 ел Ш.Камалның музей экспозициясендә урын алган әлеге портрет Совет татар һәм Россия рәссамы, педагог, Россия Сәнгать академиясе академигы, СССРның халык рәссамы, тарихи һәм жанр картиналары, портретлар, пейзажлар авторы Харис Габдрахман улы Якупов тарафыннан 1949 елда, язучының … Продолжить чтение »
Ш.Камалның юл сәгате

Ш.Камалның юл сәгате

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез Бүген экспонатлар белән белән танышабыз. Юл сәгатьләре диңгез, тимер юл һәм авиация сәгатьләре белән беррәттән махсус приборларга керә. Алар вибрация, температураның даими рәвештә «уйнавына», дымлылык, тузан тәэсиренә бирешмәскә тиеш. Мондый сәгатьләр һәрвакыт төгәл механизмнары белән дан тоткан, алар иң яхшы сәгать осталары тарафыннан ясалган. Ш.Камалның юл сәгатен аңа 1940 елның 22нче … Продолжить чтение »
ШӘРИФ КАМАЛ – ДРАМАТУРГ

ШӘРИФ КАМАЛ – ДРАМАТУРГ

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез Шәриф Камал иҗатында драматургия зур урын алып тора. Аның драма жанрында әсәрләр язуы бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң активлаша. Үзе бу турыда менә ничек язып калдырган: «Октябрьдән соң матур әдәбият һәм драматургия өлкәсендә эшләргә минем өчен чиксез шатлыклы иҗат мөмкинлекләре ачылды...» 1915 елда ул татар театры сәхнәсеннән озак еллар төшмәгән, классик … Продолжить чтение »
МАТУР ТУГАНДА

МАТУР ТУГАНДА

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез Татар китабы йорты белән театрның тыгыз, күркәм бәйләнешләре барлыкка килде. Һәм без моңа бик тә сөенәбез. Кайчандыр гасыр башы драматургиясенә саллы өлеш керткән һәм үз заманының иң күренекле театр әһелләре белән иҗади дуслыкта яшәгән Шәриф Камал эргәсендә бүген Казанның әйдәп баручы театрлары яңадан очраша, үзара иҗади дуслыкта – тандемда яши. 1 … Продолжить чтение »
Стелалар тарихы

Стелалар тарихы

Татар китабы йортына килгән һәр кунакта зур кызыксыну уяткан бер урын бар бездә. Йортыбызның беренче катында беренче катында тәүге төрки-татар язма чыганакларына нигезләнеп эшләнгән стелалар урнаштырылган. Төрки каганаты идарәчесе Күлтәгин ташы, рун алфавиты белән язылган кувшин тоткасы, Әбү-Бәкер останың гарәп язуы белән чокып эшләгән йозагы, Хәсән-бәк әмиргә куелган кабер ташы фрагментлары ул. Менә шул серле … Продолжить чтение »
Йорт тарихы

Йорт тарихы

#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез. Бүген Татар китабы йорты урнашкан бинаның тарихы белән таныштырабыз.   Музей XIX гасырда төзелгән ике катлы сәүдәгәр бинасында урнашкан. Төрле елларда биредә атаклы Казан сәүдәгәрләре хуҗа булып тора: Т.С.Санин, М.И.Подуруева, И.Д.Иванов, И.И.Журавлев. 1908 елда, соңгы сәүдәгәр вакытында, бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнә. Әлеге бай интерьерлы бина гасыр … Продолжить чтение »